КАРШЫЛЫКЛЫ с. 1) Каршылыгы булган, каршылыклар килеп чыккан. Укучы Г.Коләхмәтовның «Ике фикер»ендәге катлаулы ситуацияләрдә яшәүче, икеләнүче, каршылыклы уйлар белән хакыйкать юлына килүче геройларны да сагына башлагандыр. И.Юзеев. Өстәвенә, Ибраһим ханның сәясәте дә ярыйсы ук каршылыклы булып чыга. Ф.Урманче. Вакыйгаларда һәрберсенең диярлек каршылыклы рухи дөньясы, эчке фаҗигасе ачыла. Ә.Закирҗанов 2) Төрле, икеләнү хисен уяткан, капма-каршы булган фикерләр кузгата торган, катлаулы. Археологлар янына кайтканда, башында туган каршылыклы сорауларына җавап алырга ашыккан Кәримәне өр-яңа табыш көтә иде. К.Тимбикова. Зөләйха каршылыклы хисләр кичерә. Н.Вәлиев. Әмма шул сәгатьтә икеләнү, каршылыклы уйлар өере килеп сарылды чигәмә. Р.Мөхәммәдиев. Бу аның тынычлыгын җуя, үзенең каршылыклы сүзләре аркасында буталып калырга мәҗбүр итә. М.Насыйбуллин |