КАРШЫЛАШУ ф. 1) Каршы тору, карышу, каршылык күрсәтү, киреләнү, үз сүзеңдә тору, сүз кайтару, ризалашмау. Кеше көн буена төрле авырлыклар белән каршылаша ала. Х.Яхья. Каршылашсам, бу мәхәббәт каршысында тез чүгәм, «Инде мин качтым» дисәм, барып керәм кочагына. М.Гафури. Өч бүрегә [корт] каршылашканда, чыбыкка төртелеп, Бер аягы каймыгып калган, ничектер, биртелеп. Х.Исхакый

2) к. каршылау II (1 мәгъ.)



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә