КАРШЫЛА’У II ф. 1) Каршы алу. Азамат аларны гармун уйнап каршылый. Г.Ахунов. Саимә Саматны салкын каршылады. Г.Галиева. Аны кулына ялтырап торган ачкыч тоткан берәү каршылый. Ш.Рәкыйпов

2) Билгеле бер моментны, вакыт берәмлеген, дәверне башлау, вакыйганың, күренешнең башланганын күрү. Кызның йөзеннән тама тамчылар, Бу – аның кайнар сөю яшьләре, Ул елый, сөю язын каршылап, Сүтелә җилдән көмеш чәчләре. М.Җәлил. Сүрелмәсен күңел түре, Җырлап каршылыйк кышны. Г.Вәлиди. Төнне тыныч каршылау һәм тизрәк каршылау өчен, Рөстәм йокларга ятты. Г.Кутуй

3) Берәр нәрсәнең башлану хөрмәтенә бәйрәм, мәҗлес үткәрү. Чиксен тасма яшь туташлар Ука белән аралаш, Юбилейны дәү бүләксез Каршылау һич ярамас. Г.Вәлиди. Яз көне ташу каршылау җомгасында Кызлар тавында үзебезнең авыл егетләре, урамга-урам каршы килеп, канга тузып сугышты. М.Кәрим. Шунда яңа елны каршыладык, минем туган көнне үткәрдек. Я.Абдуллин

4) күч. Яңарак килгән кешегә яки яңа күренешкә, вакыйгага, хәбәргә һ.б. аерым игътибар күрсәтү. Нурлы йөзкәең шиңгән гөл кебек, Каршылый идең таңны гел көлеп. Г.Сәгыйров. Яңа демократик Германиянең тамашачылары татар композиторының әсәрен алкышлап каршылыйлар. И.Юзеев. Матур табигать аларны колач җәеп каршылады. М.Насыйбуллин

Каршылап йөрү Каршылау эшләре белән мәшгуль булу

Каршылап тору Берөзлексез,даими яки регуляр рәвештә каршылау эшен башкару; хәзерге моментта каршылау. «Бигрәк беркатлы минем хатын, – дип сәерсенде, – элеп алып селкеп саласы урында, ишек ачып каршылап тора» ---. К.Тимбикова

Каршылап утыру Бернинди эш-хәрәкәт ясамыйча гына каршылау.Гадәттә, 85 яшендә кеше кәнәфидә аяк бөкләп, бәхетле картлыгын каршылап утырырга гына күнеккән. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә