КАРШЫДАШ с. 1. Кара-каршы якларда, берсе икенчесенә каршы, симметрик рәвештә торган. Ә яфраклары каршыдаш булган сирень, аю баланы, ясмин, зелпе һәм бүлмә үсемлеге тамчы гөл бәбәкләрендә бөреләр дә икешәрләп, берсе каршына икенчесе, ягъни каршыдаш урнашкан. Биология 2. рәв. мәгъ. 1) Берсе каршына икенчесе. Сирень, ясмин, өрәңге, тамчылы гөл, сукыр кычыткан яфраклары сабакта берәрләп түгел, ә икешәрләп: бер яфрак икенчесенең каршында ук урнашкан. Яфракларның болай беркетелүен каршыдаш урнашу дип атыйлар. Ботаника. Яфраклары вак, төрле (чәнечкесыман, овал, безсыман һ.б.) формада, бәбәктә чиратлашып, каршыдаш (ягъни берсе каршында икенчесе) яки сабак тирәли таҗ рәвешендә боҗра ясап урнаша. Биология 2) диал. Кыйгач, кыйгачлап, кыйгач итеп; чатлаш; диагональ буенча; русчасы: наискосок. Дөрес юлны табар өчен, турыга түгел, ә каршыдаш барырга кирәк |