КАРШЫДАН рәв. 1) Алдан, алгы яктан. Безнең алда күпер астыннан Үтә торган юлдан – каршыдан – Икмәк төяп йөкләр уздылар. М.Җәлил. Шул вакыт каршыдан асыл айгырларны иярләп менгән ике кыз, өч җегет килеп чыга. Г.Ибраһимов. Әнә теге биек калкулык артындагы озын борылышны күрәсеңме, әгәр каршыдан машина килеп чыкмаса, һөҗүм итәр өчен моннан да уңайлы урын булмас. Р.Мирхәйдәров

2) Каршы килә торган, каршыга таба. Каршыдан искән җил



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә