КАРШЫДАГЫ с. 1) Капма-каршы, каршы яктагы. Мирза каршыдагы диванга килеп утырды. Ә.Моталлапов. Каршымдагы кыз йокыдан торды да чәч тарый. А.Гыйләҗев. [Муса] каршыдагы метро баскычыннан төшеп юк булды. Ш.Маннур. Мөхәммәт, уйга баткан килеш, каршыдагы наратлыкка карап торды. М.Насыйбуллин 2) Берәр нәрсә турысындагы. Каршыдагы ап-ак шомырттан Чәчәкләрен юкка өздегез ---. Җыр. Тәрәз каршымдагы өянкеләр Синең кебек ак шәл ябынган. Җыр |