КАРШЫГА рәв. 1) Каршы юнәлештә, каршы якка таба. Яшь егетләр чакырсыннар --- Кызлар чыксын каршыга. Җыр. Халык каршыга килгән; барчасы бергә җыелганнар... Г.Тукай. Машинада – чибәр егет, Төшеп, килде каршыга ---. Г.Сәгыйров. Минем каршыга ике баһадирыгыз килеп сыгынып киттеләр инде. М.Хәбибуллин. Каршыга йөгереп килүче кызны күрүдән Самат җырын өзеп, атын чыбыркылап куа башлады. Г.Галиева 2) Алга, алдына. Бүгенге язу каршыга яңа сораулар куйды. А.Тимергалин |