КАРШЫ II бәйл. 1) Кемгә яки нәрсәгә дә булса карап урнашу мөнәсәбәтен белдерә. Аңа каршы – япь-яшь егет, Пешеп җиткән җимеш кебек ---. Г.Сәгыйров. Һич югы кәтиб Хафизга тапшырырсыз, алар каршы капка гына торалар. М.Хәбибуллин. Кулын кояшка каршы маңгай турысына күтәреп, Зәйнәп аңа карады. Ә.Гаффар. Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак. Г.Тукай

2) Билгеле бер күренешкә карата юнәлдерелгән эш яки хәрәкәтне белдерә. Янгынга каршы көрәш инспекциясе җитәкчесе капитан Нәсих Шәрифҗанов хәрбиләрчә җитезлек белән урыныннан күтәрелде. Ә.Моталлапов. Пулемёт уты астында Сапёр – яшь солдат Үрли үлемгә каршы. Ф.Кәрим. Шушы артыш таягыма таянам да Җилгә каршы гайрәтләнеп алга барам. Г.Ахунов. Урманда янгын чыгу сәбәпләрен алдан ук белеп тору, аларга каршы нәтиҗәле чараларны күрү, иң беренче чиратта, ялкын телләре булып күзгә ташланмый. М.Насыйбуллин

3) Кемгә яки нәрсәгә булса да карата берәр нинди эш, хәрәкәт эшләнүне белдерә. Фашизмга каршы көрәшеп туфракка һәм көлгә әйләнгән ике шагыйрьгә һәм ике поэмага мәңгелек дан! И.Юзеев. [Исхакый:] Авыл халкы, крестьяннар арасында сәяси чыгышлар ясый, хөкүмәткә каршы агитация алып бара. Г.Исхакый. Безнең көннәрдә сирәк була торган хәл – положениесе ягыннан баштин-аяк аңа буйсынган гап-гади хезмәткәр профессорга каршы өр-яңа тезислар белән чыга. К.Тимбикова

4)Берәр затны, күренешне, объектны, процессны бетерү, туктату, юк итү һ.б. максатларны белдереп килә. Миңа каршы котырдылар, рәхимсез аттылар ташлар. Г.Тукай. Күтәрелдек бүген ханга каршы, Чык, явыз хан, әйдә мәйданга! М.Җәлил. Аңа ышанып, Илһам хан мангулларга каршы көч туплый алмый калыр. М.Хәбибуллин. Бу вакытта инде илдә революция казанышларына каршы көрәш зур колач җәя. Р.Әмирхан. Хәзер икенче чор – Татарстанның суверенитетына каршы ачыктан-ачык көрәш башланды. Т.Галиуллин

5) Билгеле бер вакыт аралыгы җитә башлау мөнәсәбәтен белдерә. Ялга каршы буяуларымны, этюдникларымны төяп, художниклар дачасына, – Касә-күл буена киттем. Г.Сабитов. Барысын алдык та кичкә каршы әткәй белән тимерлеккә киттек. Г.Ибраһимов. Беркөнне төнгә каршы Ильяс бабай Володяның тәрәзәсен какты. Г.Әпсәләмов

6) Җавап бирү, җавап кайтару мөнәсәбәтен белдерә. Тәкый абзый аңа каршы ләм-мим дәшмәде. Г.Сабитов. – Безгә артыгы кирәкми, – диде аңа каршы анасы. Ә.Гаффар. Фатих каршы хат яза ---. Г.Исхакый. Бу куәтләү сүзләренә каршы берничә җирдән я көлеп, я бик акыллы булган булып әйткән сүзләр дә ишетелде. Ә.Еники

7) Берәр нәрсәгә сәбәп булуны белдерә. Бәхетсезлегемә каршы, ул вафат булып киткән. Н.Хисамов. Кызганычка каршы, кешенең ул сыйфатлары яши башлагач кына беленә, ә матурлык күзгә бәрелеп тора шул. Г.Сәгыйров. Бу язмаларымда, гаҗәпкә каршы, сыздым-боздымнар артык күп түгел. Г.Сабитов. Ярты дөньяны әйләнеп чыктым, дип мактана алмыйм, кызганычка каршы, минем әле чит илләрдә сәяхәттә йөргәнем юк, шулай да үз илебезне аркылыга-буйга иңләдем. И.Юзеев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә