КАРШЫ I с. 1. 1) Кем яки нәрсәнең күз алдындагы; билгеле бер әйбернең алгы ягына капма-каршы яктагы. Каршы йорт тәрәзәсендә Күрдем кызның гүзәлен. Йөрәгемдә ут кабынды, Өзгәләнә үзәгем. Өзгәләнә үзәгем... Җыр. Каршы тау шул сүз, шул тавыш белән җавап кайтара. Г.Ибраһимов. Каршы як стенадан кинәт гигант күз чекерәйде. Убырмы әллә? М.Юныс 2) Сөйләүче яки сөйләүченең игътибарында торган объект белән көрәшә торган, аңа дошман булган. Каршы як безнең максатны белмәскә тиеш ахырына чаклы, ә үзебезнекеләр бөтенесен белеп эш итәргә тиешләр. М.Миначев 3)Кире булган, тискәре характерлы, холыксыз.Каршы кеше уенны бозар. Мәкаль 4) Билгеле бер нәрсәне инкяр итә, шуны теләмәүне белдерә торган.Кем нәрсә генә кычкырмасын, Татарстанның сайлаучы халкының 68 % ы Ельцинга каршы тавыш бирде… З.Зәйнуллин. Вәсвирахман үзенең якын дусты белән авыл уртасында зур тавыш куптарып, «Мөбарәк Совет властена каршы сүз әйтте» дип, ялган хәбәр тарата. Кызыл таң 5) диал. Ярырга, эшкәртергә кыен булган.Карама агачы – каршы агач. Мәкаль 2. хәб. функ. 1) Нинди дә булса карарга, хөкемгә, күренешкә, теләккә каршылыкны белдерә. Очрашырга, сөйләшергә мин каршы түгел. Ә.Еники. --- «Син нәрсә, совет властена каршымы?» Шуннан бетте-китте, бөтенебез бертавыштан: «Юк-юк, тәүбә-тоба, каршы түгел», – дия торган идек. М.Миначев 2) Фикер алышу вакытында яисә җыелышта һ.б.ш. нинди дә булса фикер, тәкъдим яклы булмауны, аны хупламауны белдерә; киресе: яклы.– Димәк, [тәкъдимгә] каршы кеше юк? – диде Һидият. – Ул чагында тавышка куеп та тормыйм, Мостафа, син үзең дә каршы түгел бит? Ш.Камал 3. рәв. мәгъ. Кире җавап биреп, җавап кайтарып.Яңадан каршы әйтергә һичкемнең батырлыгы җитмәде. Г.Ибраһимов. Мөнәвәрә каршы бер сүз дә әйтмәде. З.Зәйнуллин 4. и. мәгъ. Күз алдындагы урын; алдагы як, алдагы юнәлеш. Без авылга карап бер җир буе да бармадык, каршыдан абзый килеп чыкты. М.Гафури.Кычкырма, күке, каршымда, кычкыр агач башында ---. Г.Тукай. Шул вакытларда каршыда көчле куллы, нык сөякле ирнең – атаның булмавы һәрвакыт үзен сиздерә. М.Мәһдиев 5. каршында (каршысында) бәйл. мәгъ. 1) Кемгә, нәрсәгә булса да билгеле бер (чагыштырулы, каршылыклы) мөнәсәбәттә булуны белдерә.Бахыр каршысында батыр, батыр каршысында үзе бахыр. Мәкаль.Күңелем пакь, ул дәрес искә төшкән саен, коллегам, классташым, гаиләбез дусты каршында үземне бүген дә гаепле саныйм. Ватаным Татарстан 2)Кем дә булса карап, күреп торганда,кемнең дә булса алдында. Патшаның түбәсе түшәмгә тия, сөенә, ят патшалар каршында мактана бу. Әкият. Тимери уйга калды. Аланбашлар каршында колхозның болай оятка калуы аны аеруча гарьләндерде. Г.Бәширов ◊ Каршы алу 1) Килүчене каршылау, аның каршысына чыгу яки аңа игътибар юнәлтү, сәламен алу, аны сәламләү. Газиз Йосыф бик күп гаскәр әзер кылды, Атасын каршы алырга үзе барды. Кол Гали. --- аш хәзер булгач, Җиһанша Гыйбадулла хәзрәтне арбага ястык өстенә генә утыртып, ат берлә алып килә. Дәүләтша агай каршы ала. З.Һади; 2) Нинди дә булса яңа вакыйгага, берәр хәбәргә һ.б.ш. билгеле бер мөнәсәбәт күрсәтү.Шуңа күрә электр станцасы салыну турындагы хәбәр шәһәр халкы тарафыннан зур шатлык белән каршы алына. А.Алиш. Каршы бару Билгеле бер эш яки фикер белән килешмәү; аны инкяр итү; дәвамлы рәвештә актив карышу. [Искәндәр] --- үзенең башын җуйган шикелле, вакыты-вакыты белән үзе дә аңламаган көч каршында хисенә каршы баргандай була иде. К.Тинчурин. Каршы килү Килешмәү, риза булмау, карулык күрсәтү.Бүре абзый, ашасаң ашарсың, мин һич тә каршы килә алмыйм. Әкият. Моңа мин һичбер каршы килмәс идем. К.Сәйфи. Алайса, каршы килмәсәгез, үзебез илтеп куярбыз. Ю.Җәүдәт. Каршы кую 1) Билгеле бер сыйфатларны ачыклау өчен, нәрсәләрне дә булса үзара чагыштыру. «Өч бәдбәхет» драмасында автор [Г.Камал] ике туганны – укыган Гомәр белән укымаган Мәхмүтне каршы куеп сурәтли. Татар әдәбияты тарихы. --- шунда ук әлеге катлаулы проблеманың икенче – гаять тә катлаулы ягы калкып чыга: автор [М.Хәбибуллин] тәңречелекне христианлыкка каршы куеп, соңгысының кайбер кимчелекләре турында киңәеп, әйтергә мөмкин, хәтта рәхәтләнеп сөйли. Ф.Урманче; 2) Дошманлаштыру, каршы итү.Менә сезне бүген Совет ядрәсенә каршы куеп, Яшеренмәкче була баегыз. М.Җәлил. Каршы тору 1) Каршылык күрсәтү, бирешмичә көрәшү.Комсомолка Биби мылтык төзи Синең дошманыңның күзенә. Ничек каршы торып шул күбәккә, Мылтык төзәшерсең үзеңә? Аңа [Кызыл байракка] нинди көч Каршы тора ала? М.Җәлил. Сигез пленар утырышның калганнарында исә сәяси проблемалар каралды: --- Ерак Көнчыгышта Америка Кушма Штатларына каршы сугыш алып баручы Япониягә күмәкләшеп каршы тору һәм башкалар. И.Хуҗин; 2) Карышу; ризасызлык белдерү.Җыелышны кич белән ясауга Сәләхи нык каршы торды. Ш.Камал.Чаршау кордык, Кояш безгә Нурын чәчеп Җибәрсә дә; Каршы тордык, Кудык, безгә Яктылыктан Ни килсә дә. Г.Тукай. Кайвакытларда кулларын, аякларын биләүгә чолгап, аны [кешене] хәрәкәтләнмәскә мәҗбүр иттеләр... Ләкин ул моңа каршы торырга, риза түгеллеген белгертергә кодрәтле --- иде. Ф.Әмирхан. Их йөрәк, син нигә акылга каршы баш күтәрәсең? М.Юныс. Каршы төшү Ризасызлык белдереп яки кискен рәвештә каршы килү. Башта биш кешене, заводтагы эшләреннән аермыйча гына, яңа төзелешкә билгеләргә уйлаганнар иде. Ләкин партячейка вәкиле каршы төште: – Андый зур эшкә ун комсомолны бөтенләйгә күчерергә кирәк, – диде. А.Алиш. Каршы чыгу 1) к. каршы алу. Кухняда звонок шалтырый башлады. – Килде бугай, – дип, Саҗидә апа ишеккә ашыкты. Аның белән бергә Ильяс та каршы чыкты. Г.Әпсәләмов. Әлеге безнең көләч хозяйка йөзләре агарган килеш каршы чыкты. М.Әмир. Әнисе, онлы кулларын алъяпкычка сөртә-сөртә, аларга каршы чыкты. Р.Вәлиев; 2) Баш күтәрү; 3) к. каршы тору (1 мәгъ.) 18–19 яшьлек егетләр, барлы-юклы кораллары белән, Тула аша Мәскәүгә ыргылган немец генералы Гудериан танкларына каршы чыктылар ---. З.Зәйнуллин; 4) к. каршы төшү.--- Галимҗан Ибраһимов хәреф алмаштыруга кискен каршы чыга. Р.Батулла. Анда укырга китүемә беренче булып колхоз рәисе каршы чыкты. Г.Галиев. Авыл халкының шактый өлеше колхоз төзүгә кискен каршы чыга. Ф.Урманче |