КАРЧЫКЛА’РЧА рәв. Карчык рәвешенә китереп, карчыкларга охшатып, карчыкларга хас булганча. Карчык кешенең карчыкларча булыр инде аның. Г.Камал. Патый әби, өстен чишенеп, карчыкларча вак һәм йомшак кына басып, түргә узды. А.Шамов.Күптән зарыгып көткән хыялымның кул белән үрелеп тотар хәлгә җитеп якынаюы күңелгә шом сала. «Хәерлегә генә булса иде», – дип куям карчыкларча. М.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә