КАРЧЫК и. 1) Олы яшькә җиткән, картайган хатын-кыз. Әнә шул өй эчендә ястүеннән соңра бер карчык Намазлыкка утырган, бар җиһаннан күңлене арчып ---. Г.Тукай. Җитмештән узган карчык аның өчен һаман да килен иде әле, һәм Акбикә дип тә бары ул гына дәшә, югыйсә авыл халкы карчыкны күптән инде Акъәби дип кенә йөртәләр. Ә.Еники. Карчык димәссең! 97 яшьлек американ карчыгын хастаханәгә эшкә алганнар. Ватаным Татарстан

2) Өлкән яшьтәге хатын-кызның исеменә өстәп әйтелә торган сүз. Врач егет өстәл тартмасыннан бер кап дару алып, Гөлбәдрән карчыкка сузды, аннары җәһәт кенә су салып бирде. Г.Гыйльманов. Габдулла Саматовның фронттан сау кайтуына әнкәсе Нәгыймә карчык һәм туганнары бик шатландылар. Ш.Камал. Хәтимә карчык үзе Маяковский урамындагы бер бүлмәле фатирында гомер кичерә. Ватаным Татарстан

3)Өлкән яшьтәге ир кешенең хатыны; өлкән яшьтәге ирләрнең үз хатыннарына мөрәҗәгать итү һәм аларны атау сүзе. Бабай карчыгына әйтә: Кая, карчык, су бир әле, сусыным басылмады, ди. Әкият. Карт Зөфәрләрдән ерак түгел, бер йортның ярым подвалында карчыгы белән генә тора. Ә.Еники. Гыйльметдин карт бу хакта карчыгы Гөлбикә белән сөйләшергә булды. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә