КАРЧЫГА и. зоол. 1) Карчыга кошлар семьялыгыннан урта зурлыктагы, кәкре томшыклы һәм озын тырнаклы ерткыч кош. Әбелхарис гыйльме симия кувәте белән бер карчыга иҗат кыйлып, кызның кулына бирде ---. К.Насыйри. Карчыгалар кагына, кунган җирен сагына; Чит илдә дә мал табыла, йөрәккә кан савыла. Г.Тукай. Көндезге ерткыч кошларга бөркетләр, грифлар, карчыгалар, лачынсыманнар һ.б. керә. Биология 2) күч. Бик кыю, үткен, җитез кеше турында. Егет кенә түгел, карчыга ул безнең кияү. М.Фәйзи ◊ Карчыга борын Очы аскарак бөгелеп торган борын. Төз, зифа буй. Матур, килешле гәүдә. Чем-кара, озын, калын толымнар тузгып җилкәгә төшкән. Калын кыйгач кара кашлар. Карчыга борын. И.Салахов. Карчыга борынлы, яңак сөякләре калкулы йөзле, кырма сакаллы Садыйк шулай күп сөйләнә иде. А.Алиш. Карчыга булып ташлану 1)Бик җитез һөҗүм итү; 2) Бик усал кылану, бик каты һөҗүм итү. Кайсыдыр районның мебель комбинатыннан килгән вәкил директор өстенә карчыга булып кына ташланмый иде. М.Хәсәнов. Карчыгадан калган тавык шикелле Бик өтек, сәләмә. Бакчаларның күбесен бомба, снаряд, мина харап итеп бетергән. Карчыгадан калган тавык шикелле йолкынып, яраланып беткән алмагачларны кызганып, Гаяз бакча эчендә бик озак йөрде. И.Гази. Карчыга кебек Бикҗитез, үткен, батыр, чая. Вәдүт дускай! Яшь карчыга кебек идең бит син сугыш кырында. Ш.Маннур. Үзе янына карчыга кебек очып килеп җиткән кондукторга калайланган күзен әйләндереп карады ---. Ватаным Татарстан |