КА’Р ЧӘЧӘГЕ и. бот. к. умырзая. Карагыз әле: нинди матур күлмәге! Башында – кар чәчәге. К.Закирова. Карлар ачыла башлауга, җир йөзен матурларга ашыккан бу чәчкәне юкка гына кар чәчәге дип атамаганнардыр. Сөембикә