КА’РЦЕР и. лат. Нәрсә дә булса өчен җәза итеп, тоткыннарны вакытлыча ялгыз гына ябып тоту өчен махсус камера. Төрмәдә чакта да камерадашын суя язган Тутыкны карцерга утырту Морат өлешенә туры килде. Н.Әхмәдиев. Колунның җәзалау бүлмәсендә сәгатьтән артык аның «эшкәртүен» үтеп, тәмам һушын җуеп егылган Кави Нәҗмине карцерга өстерәп алып кереп ыргыталар. З.Зәйнуллин. Канга баткан немец офицерын медпунктка озаталар, ә татар егетен карцерга ябып өч көн тотканнан соң, шәһәр читенә алып чыгалар да, баганага бәйләп, өстенә керосин сибеп ут төртәләр. М.Кәбиров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә