КАРУСЫЗЛЫК и. Күндәмлек, юашлык. --- тыңлаучанлык һәм уй-фикерсезлекне, карусызлыкны нәкъ менә әхлак таләпләре аша аера белергә кирәк. Ә.Хуҗиәхмәтов. Әйе, Сандраның гүзәллеге, аның карусызлыгы, Сафуанның үзенең исә артык хислелеге аны кинәт гыйшык дәрьясына алып ташлады – бусы бәхәссез. Ә.Сәлах. Парламентның карусызлыгы бервакыт аның төп кимчелегенә дә әйләнергә мөмкин, чөнки бүген ул синең сүзеңне үти, ә иртәгә яңа хуҗаның кушканына берсүзсез буйсына һәм үзеңә каршы корал итеп тә файдаланыла. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә