КАРУСЫЗ с. 1. 1) Күндәм, карышмый торган һәм һәрвакыт әзер булган. Тора-бара сабый аның җилкәсеннән-кулыннан төшмәү ягын карый башлый. Алданган ир-атка бөтен күңел җылысын карусыз сабыйга юнәлдерүдән гайре ни кала? К.Миңлебаев 2) Тел-тешсез, көчсез, ярдәмсез. Күрсәткән бу хатын безгә үги ананың ни икәнен. Бигрәк тә миңа, карусыз сабиягә. Э.Касыймов 2. рәв. мәгъ. Бернинди каршылык күрсәтмичә. Генерал карусыз рәвештә Фәниснең таләбен үтәп, Генераль штаб белән элемтәгә керде ---. Ш.Алпар. Бәдри җәен-көзен колхозда эшли, карусыз гына йөри, әмма колхозда эш бетүгә, беркем дә белми торган әллә кай якларга чыгып китә ---. М.Мәһдиев |