КАРУСЕЛЬ и. ит. 1. 1) Үзәк багана тирәсендә әйләнеп торган баскычлардан яки ат, дөя һ.б.ш. сыны рәвешендә ясалган утыргычларга утырып әйләнү өчен махсус эшләнгән корылма, аттракцион. Бик күп урында кибетчекләр ачылган, сәүдә гөрли, базар кайнап тора, мәйдан уртасында карусель әйләнә. Г.Бәширов. Гасыйм абый карусельгә утырып әйләнер өчен акча бирде. Г.-Х.Садри. Ни генә юк анда [паркта]. Атынганда, болытларга менеп җитәрлек таганнар дисеңме, «үлем элмәге» ясаучы самолёт дисеңме, ракета тизлегендә әйләнүче карусель дисеңме ---. Ф.Яруллин 2) тех. Бер үзәк тирәсендә әйләнә торган мәйданчыклардан торган корылмалар; авыл хуҗалыгында: механик саву җайланмасы. Фермага карусель урнаштыру. Карусель ясау 2. с. мәгъ. Шуңа охшаган, шуның сыман. Карусель станоклар |