КАРУРМАН и. 1) Зур агачлардан торган бик куе урман. Алдыгызда биек таулар, Карурманнар булырлар ---. Н.Баян. Карурманда юлны табар өчен, Бер уч нуры җитә кояшның. Ф.Яруллин. Карурманнар уртасында, черек наратка сөялеп, мин гомер турында уйлыйм… Уйларым инде сөялле. Р.Харис 2) күч. Артык катлаулы, буталчык эш; билгесез, шомлы әйбер. Татар әдәбияты өчен татар тарихы ул беркем аягы басмаган иксез-чиксез карурман кебек. Н.Фәттах. Карурманнар үтеп чыккан халкым, Нидер көтеп сыңар кош юлыннан. Р.Аймәт |