КАРУНЛЫК и. Бик нык саранлык. [Камил:] Син, сеңлем, биргәндә ал. Мин алай юмартлардан түгел. Хатын мине гел карунлыкта гаепли. Ф.Яруллин. Кешеләрнең түбән хисләре һәм омтылышлары – комсызлык, карунлык, байлыкка табыну, караклык – алгы планга чыга башлый. К.Гыйззәтов. Карунлык әсирлегенә төшә күрмә син ялгыш: Тынычлык белән бәхетне китермәс сиңа язмыш. Ф.Тарханова |