КАРУНЛАНУ ф. Үтә нык саранлану, вакчыллану. Карунланма, Нәбиуллин, монда ярминкә дә, базар да түгел. Сатулашма! С.Рафиков. [Тимерҗан:] Әбелсаттар убырның күзе кызар инде. «Юк бит, җиңги, бер умач ясарлык арыш оны да юк»,дип карунланып сөйләнә-сөйләнә дә ахырында барыбер дә инәкәйгә он чыгарып бирә. В.Имамов. Кеше дигәнең бу дөньяга мәңгегә килгәндәй карунланып, комарланып мал җыя, ашкына... Р.Мулланурова

Карунлана бару Торган саен карунлану

Карунланып бетү Бик нык карунлану

Карунланып килү Соңгы арада карунлану

Карунланып китү Кинәт карунлану

Карунланып тору Әле, хәзерге вакытта карунлану; гел, һәрвакыт карунлану. Спорт заллары, мунчалар булдыруга карунланып торырга ярамый. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә