КАРУН и. гар. 1. Үтә саран һәм вакчыл табигатьле кеше. – Ну, саран да соң син, малай! – диде Ислам, егетне оялтып. – Карун дип юкка гына әйтмиләр икән сиңа... Н.Фәттах. Балыкчы Шәйхулла – үзенә генә йолкырга өйрәнгән карун. Ф.Яруллин 2. с. мәгъ. Саран һәм вакчыл табигатьле. [Хөбәйбулла:] Сәләхи абзый бик карун кеше ул, ипиен дә иләтмичә генә салдыра, ә үзенең ындырында сукмаган эскерте тора... Ә.Еники. [Егет] --- кызының кулыннан алды да китеп барды. – Бигрәк карун карт икән. Ике алмадан нигезе корыр дип белдеме, – дигән сүзләре ишетелеп калды. Ф.Латыйфи |