КАРУЛА’У ф. Киреләнү, карышу; тыңламау; баш бирмәү

Карулап алу Азга, кыска гына вакытта карулау

Карулап тору Хәзеркарулау; гел яки әледән-әле карулау

Карулый бару Торган саен карулау

Карулый башлау Карауларга тотыну. Давыт машинаның серләрен төшенеп алды. Комбайны карулый башласа да хәзер көйгә китерә. Р.Төхфәтуллин

Карулый төшү Тагын да карулау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә