КАРУ и. 1) Каршылык, тискәрелек; үчегүчәнлек. Каруга кару, карт алашага ябу. Мәкаль 2) диал. Авыр, күңелсез, кыен хәл. Сөйгәнемне ятлар алды, Шуңа төштем мин каруга. Җыр ◊Кару кайтару Каршы дәшү, ризасызлыкны белдерү. [Бәдигыльҗамал:] Анда синең эшең булмасын. Миңа кару кайтарма. Г.Камал; 2) к. каруын алу. Монысы былтыргы җәфаларның каруын кайтарырга булыр. Р.Төхфәтуллин. Кару саклау Үчсаклау. Әйтә дә кайта ул безнең әни. Кару саклап йөрми. Б.Камалов. Каруын алу Бер урында отылу исәбенә икенче урында, икенче очракта оту, уңышка ирешү. Эшнең һәр ягы күңелсез булуның каруын сабактан ала идек. М.Гафури |