КАРТУЗ и. голл. Козырёклы ирләр баш киеме – фуражканың бер төре. Йорт хуҗасы Степан – билен бөргән кара бишмәт, зур кара картуз киеп йөри торган таза гына карт – һәр җомганы йорттагы малайларга өр-яңа икешәр тиенлекләр өләшә. Ә.Фәйзи. Замандашлары тагын Габдулланың еш кына рус картузы, озын киндер күлмәк, киндер чалбар һәм аягына чабата киеп чыкканлыгы һәм хәтта шул кыяфәттә бакчаларга барганлыгы турында язалар. И.Нуруллин. Ишек төбендә укалы картуз кигән швейцар (киемнәр музейга куелган) Закирга сәлам биреп, тимер баскычтан өченче катка күтәреләбез. Н.Гыймадиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә