КА’РТОЧКА и. рус 1) Берәр мәгълүмат язу һәм саклау өчен файдаланыла торган кечкенә форматлы кәгазь яки катыргы кисәге.Биредә татар халык иҗатыннан һәм язма әдәбияттан уннарча, хәтта йөзләрчә мисаллар китереп булыр иде. Аларга караган аерым мисалларның бихисап чыганаклары шушы юллар авторы тарафыннан дистәләрчә еллар дәвамында берничә мең карточкага теркәлеп барган. Ф.Урманче

2)Кешенең исем-фамилиясе һ.б.ш. язылган яки аның билгеле бер әйбер алырга хокукы булуын белдергән талоннардан торган кәгазь кисәге, бланк. Рәхимә абыстай карточканы акрын гына оештырып укыды. Анда русча: «Гали Мөхәммәт углы Арсланов. Москва университеты студенты» дигән сүзләр язылган иде. Ф.Әмирхан

3) Конвертка салмыйча гына җибәрелә торган, кыска гына хат язу өчен урыны булган махсус почта бланкы

4) сөйл. Кәгазьгә төшерелгән фотосурәт, фотография. Ул [Шәмсетдин] тагы карточканы карады: «И, бик искитәрлек инде. Безнең татарларда мондый кызлар беткәндер инде». Г.Исхакый. Мәхүп әби шул уйлар белән карточканы кат-кат әйләндерде. А.Алиш

5) Банк тарафыннан бирелә торган түләү һәм исәп-хисап операцияләре башкару өчен билгеләнгән исемле пластик карта. [Ф.Сибагатуллин:] Депутат буларак, миңа дәүләт ай саен 220 мең сум түли. Мин аларны банкта да, карточкада да йөртмим. Ватаным Татарстан

6) спорт Кайбер командалы спорт төрләрендә уенчыны кисәтү билгесе. Башта тик торганнан гына Роналду командасын пенальти белән сынады, аннары әлеге команда уенчысы Пепега кызыл карточка күрсәтте. Безнең спорт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә