КАРТЛЫК и. 1) Карт булу.[Профессор] карап беткәч, тураеп һәм сүзләрен үлчәп кенә: «Әби, үпкәгездә авыру бар, ләкин ул картлык белән бәйләнгән булырга тиеш, без биргән даруларны эчеп, тыныч кына ятыгыз!» – диде. Ә.Еники 2) Гомернең ахыргы чоры, соңгы дәвере.Яшьлегендә яшьнәмәгән, картлыгында кала алса да, танылмас. Мәкаль ◊ Картлык көне Гомернең соңгы дәвере, соңгы чоры; картаймыш көн.Картлык көнебездә бер-беребезне юатып яшәр идек тә соң... Г.Гыйльманов. Ә үзенә картлык көнендә кеше почмакларында яшәргә кала. Г.Зәйнуллина |