КАРТЛАЧ и. сөйл. 1. 1) Олы яшьтәге кешегә карата шаярып, үз итеп яки шелтәләп әйтелә торган сүз. Элеккегә караганда да ныграк аксый башлады [карт]. – Тизрәк бул, кемгә әйтәм, картлач! И.Салахов. Иген-иген дип, бөтен тазалыгыннан, акылыннан яза бит картлач... Г.Гыйльманов 2) Гомумән ир кешегә дусларча эндәшү сүзе 2. с. мәгъ. Картайган, олы яшьтәге.Күптән инде синең азаныңны Тыңлый иде картлач бабайлар. М.Касыймов |