КАРТИ’НКА и. рус сөйл. 1) Китаптагы рәсем, иллюстрация. –Нәрсә картинка карап утырасың? Төя тизрәк! дип кычкырган тавышка Хәлим арбадан очып төште дә баскыч алдында өелеп торган китапларны җәлт-җәлт арбага сала башлады. И.Гази

2) күч. Матурлыгы, нәфислеге, төз буй-сыны белән сокландыра торган кем яки нәрсә.Минем кара айгыр ничек уйнап тора иде. Картинка иде, үзең беләсең. С.Рафиков

Картинкадагы кебек Бик матур, көяз, купшы. Өйнең уң ягында шундый ук калай башлы яңа капка ачып кергәндә, биге туй кыңгыравы кебек уйнап кала. Бөтен нәрсә үз урынында, бөтен нәрсә картинкадагы кебек. Ф.Хөсни



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә