КАРТИ’НА и. рус 1) Киндер, кәгазь яки тактага буяу белән ясалган рәсем сәнгате әсәре.Сәлимнең күзләре зур тарихи фаҗигане чагылдырган картинага төште. Г.Гобәй. Кем соң әле ул Пилат дигәне? Рәсем белән шөгыльләнгән чакларында ниндидер бер картинада күргән иде бугай ул аны. Ә.Дусайлы

2) Драма әсәрләрендә акт бүлекчәсе. Өченче актның беренче картинасы Галимәнең трагедиясен тирәнәйтә. М.Җәлил

3) сөйл. к. кинофильм. Бергә картина карап утырудан нәрсә булган, ди! Бардык, карадык. Ш.Камал. Төшке ашны ашаганда, Рәшитнең абыйсы: Әнием, бүген кинода «Полк улы» дигән картина күрсәтелә икән, диде. А.Әхмәт

4) гади с. к. картинка (2 мәгъ.). Кыз, бизәнгәч, нәкъ картина инде

5) Конкрет образларда күрергә һәм күз алдына китерергә мөмкин булган нәрсә, күренеш, манзара; панорама.Айның күтәрелүе белән кыскара барган агач күләгәләре Хәятнең күңелендә хыялый картина тудырдылар. Ф.Әмирхан. Әнә кояш та күренеп китте. Шәһәр берничә генә минутка төсле кинога охшап калды. Аннары бу картина соры төскә кереп тә өлгермәде, тагын гөлт итте. Ә.Дусайлы

6) Тормыш күренешләре, көндәлек вакыйгалар һәм хәлләр.Сәрвәр хатны укып чыкканнан соң, карават башына сөялеп уйга калды. Аның күз алдыннан бик күп картиналар тезелеп үтте. Ф.Хөсни. Күренә ки, шагыйрь вакыйга барачак фонны конкретлаштыра, әкият-легендадагы «саф» фантастик картина урынына көндәлек, табигый, реалистик картина тудырырга омтыла. И.Нуруллин

7) күч. Гомуми бер хәл, ситуация; берәр нәрсәнең гомуми торышы. Мин уйлыйм, иптәшләр, безнең күз алдыбызда ачылган күңелсез картина безне һич тә куркытмаска тиеш. Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә