КАРТАЮ ф. 1) Олыгаю, олы яшькә җитү. Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул: Картаеп каткач буыннар эш белү уңгайсыз ул! Г.Тукай. 9 оныгы, 2 оныкчыгы бар Зәйнәпбикә әбинең. «Пенсиям әйбәт. Яшәве бик рәхәт хәзер, тик без генә картайдык», – ди ул. Ватаным Татарстан 2) Яшьлек сыйфатларын югалта бару, картлык төсмере күренә башлау. Яхшыга төшкән [килен] ярпайган, яманга төшкән – картайган. Мәкаль. Маликның атасы Биктаһир бик картайды. И.Гази 3)күч. Искерү; муртаю, какшау. Әүвәл заманнарда көне буе ачык, аның аркылы өзлексез йөрелеп торыла торган бу картайган капка хәзер эчке яктан бикләнеп куелган иде. Ф.Әмирхан 4) күч. Өлгерү вакыты узудан кату, агачлану, сутсызлану (үлән сабаклары, сусыл җимешләр һ.б.ш. тур.). Җир өемнәре картаеп катудан көпшәләнеп беткән кәҗә сакаллары белән капланган. М.Хәсәнов. Картайган кыярлар алар, орлык кыярлары. М.Әмир 5) күч. Башаклары кибү, бөртекләре җиргә коела башлау (ашлыклар тур.). Дүрт-биш көн эчендә урып та, җыеп та өлгерергә исәп. Арышка картаерга ирек куймаска кирәк. X.Госман 6) күч. Бик нык кибеп китү, үзлелеген югалту, кату (камыр, измә тур.). Хатын-кызлар --- берсе икенчесен ашыктыра-ашыктыра кайнашырга тотыналар: – Токмачыңның камыры картая. Ф.Хөсни 7) күч. Үз чоры, үз вакыты узу; әһәмияте югалу. Бөек кешеләр бервакытта да картаймыйлар. А.Шамов 8) күч. Сазау, карт кыз яки карт егет булып калу.Кыз азрак картайса да Сайлый белде кияүне. Ш.Камал ◊ Картайган көндә к. картаймыш көндә. Шулай итеп безнең Гыйльменисабыз картайган көнендә тагын ялгыз калды. Ф.Хөсни.Картаймыш көндә Картайгач; картайган вакытта, картлык чорында. Төпчегең – картаймыш көнеңдә ярдәмчең. Мәкаль. [Нәзиф Хисмәт картка:] Э-э --- картаймыш көндә вөҗдан бик интектермиме? Ә.Баян Картаеп бетү Бик нык, тәмамкартаю. Бар иде безнең авылда картаеп беткән әби, Берүзе – ялгыз башы, йортында юк бер адәми. Г.Тукай. Фирәвия һич уйламаганда гына Биюшеннән көнләшеп куйды. --- Кибеткә еш керә башлагансың. Ахры, кибетчене күзләвең инде, – диде ул. – Картаеп беткән башың белән кеше көлдереп йөр тагын ---. М.Хуҗин Картаеп җитү Картаюның соңгы дәрәҗәсенә, соңгы чигенә кадәр барып ирешү Картаеп китү Соңгы араларда картаю; кинәт картаю. [Галләм карт] тагын да картаеп киткән, тирән җыерчыкларга чорналган йөз-чырае белән үзенең әҗәленә – Ходай Тәгалә ихтыяры булып өстәлендә яткан кәгазь кисәгенә карап торды. Г.Гыйльманов Картая бару Акрынлапкартаю; торган саен тагын да ныграк картаю. Минем башымда һаман бер уй. Атай картаеп бара. Гомере шул тирес башында үтә. Г.Ибраһимов Картая башлау Акрынлап картаюга табан бару Картая төшү Берникадәркартаю |