КАРТАЙТУ ф. 1) йөкл. к. картаю

2) Организмны таушалдыру, йончыту; вакытыннан алда картаерга мәҗбүр итү. Егетне – кыз, ирне тоз картайта. Мәкаль. Эш картайтмый, кайгы картайта. Мәкаль. Газизнең үлүе бер картайтты, хәзер монысы икенче картайта. Г.Бәширов

3)Карт дип табу,картка санау. Газинур «апа» дигәч, Мәйсәрә тагын да кызара төште. – Ул хәтле картайтмасаң да ярар иде, – диде ул, елмаеп. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә