КА’РТА и. фр. 1) Җир өстенең яки күк йөзенең төзелешен шартлы билгеләр ярдәмендә сурәтләгән сызым; харита. Тукай, географик карта алып, Бәләбәй шәһәренең Аксаково станциясеннән унөч кенә чакрымда урнашканлыгын белә. Г.Мөрсәй

2) Теге яки бу үзенчәлекле билгеләрне исәпкә алган, шулай ук хуҗалык тармакларының һ.б.ш. урнашуын күрсәтә торган шундый ук сызым. Һәр группада терлекне симертү буенча технологик карта төзедек. С.Хәсән

3) Төрле белешмәләр теркәлә торган махсус кәгазь, бланк. Курорт картасы тутырып, анализлар белән мәшәкатьләнеп ике-өч көн үтте. Г.Мөхәммәтшин

4) Очколар санынча шартлы билгеләр, уен фигуралары һәм мастьлары төшерелгән кәгазь, картон кисәкләре; кәрт. Закир өстәлдә ята торган карта колодасын алып, хәзрәт каршысына килде. Ф.Әмирхан

5) Шундый карталар белән төрле формада уйнала торган уен, кәрт уены. [Суфиян] --- кышын бер-ике айга курортка китә, я булмаса, үзе кебек погоннарын салган полковниклар белән төннәр буе карта сугып утыра ---. Ә.Еники. Алар бик озак карта уйнадылар. Нурми башта шактый оттырды, әмма азакка барыбер көтүчеләрне отып бетерде. Гасырлар авазы

Карта ачу 1) к. карта салу; 2) Ниндидер яшерен серләрне, эчке ниятне белдерү, ачып салу, сөйләп бирү. Барысыннан да бигрәк Галимулла әтәчләнде: Хәзер карталарны ачып сөйләргә вакыт. К.Нәҗми. Эшләр зурга китсә, барлык карталарны ачып салачакмын. Г.Әпсәләмов. Картага алу к. картага төшерү. Картага алыну к. картага төшерү. Картага куелу Югалту куркынычы булу.Илдә революциянең яшәве картага куелган заманда кулларыбызны баглап утырасыбыз килми. Ш.Усманов.Картага кую 1) Нәрсәне дә булсазур хәвеф астына кую, тәвәккәлләү (язмышның нинди дә булса очраклылыкка бәйле булуы тур.); Бөтен халыклар китте сугышка, җаннарын куеп эшче ирке өчен картага. Г.Камал. Картага төшерү 1) Билгеле бер җир мәйданының картасын сызу, аерым бер участокны картага алу. [Миләүшәне] җир катламнарын картага төшерә торган партиягә коллектор итеп алдылар. М.Әмир; 2) Берәр объектны картада билгеләү, картага кертү. Григорян Газинурның әйткәннәрен картасына төшерде дә дошманны өзлексез күзәтергә кушып китеп барды. Г.Әпсәләмов. Карталарны бутау Алдан корылган катлаулы планны көтелмәгән бер эш белән җимерү, бозу. Сабир-баба Акмал ханны кулга алуда бары бер кешенең прокурор Камаловның гаепле икәнен белә иде. Менә тагын ул карталарны бутап ташлады. Р.Мирхәйдәров.Карта салу Уен карталары белән күрәзәлек итү. Маһикамал чегән хатыннарыннан карта салдырды. Л.Гыйльми. Карта сугу Карта уйнау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә