КАРСАК I с. 1) Кыска буйлы һәм юантык; кыска аяклы (кеше һәм хайваннар тур.). Мәйдан уртасында башларына зур-зур каракүл бүрекләр кигән юан, нечкә, озын, карсак кешеләр авыл агай-энеләреннән тире-яры сатулыйлар. К.Тинчурин. Минем Сарбай ул карсак, кыска аяклы. Г.Лотфи

2) Тәбәнәк, биек булмаган. Эчпошыргыч шомлы тынлык басты Тирәдәге карсак өйләрне. М.Җәлил



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә