КАРНАВАЛ и. ит. 1) Урам буйлап маскарад киемендә җырлап-биеп йөрүдән гыйбарәт бәйрәм. Якты-Күл җәйләве таң иртәдән Шәрыкның базары, Гарепнең карнавалы, гарәпнең мәхшәр дигәне кебек кайный башлады. Г.Ибраһимов. Европа илләрендәге карнавал, бездәге Сабантуй бәйрәмнәрендәге кебек, төрле уен-йолаларны һәм бәйгеләрне үз эченә алган. М.Бакиров

2) Биюләр, уеннар белән үткәрелә торган маскарадлы күмәк күңел ачу күренеше. [Ләйлә:] Хәтерлисеңме, Яңа ел кичәсендә карнавал ясарга әзерләнгән идек. Әти – хан малае, син – хан кызы, мин – куян, Равил – соры бүре... М.Маликова. Галимнәр күрсәткәнчә, безнең бабаларыбыз борынгы заманнарда ук карнаваллар, мәйдан тамашалары уздыра торган булганнар. Р.Ягъфәров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә