КАРМА’У ф. Нәрсәне дә булса тоткалап карау, капшау. [Заһит] Стенаны кармап утны кабызгач кына, үзенең кайда икәнлегенә төшенде. Ф.Яруллин. Хәлим ярым һушсыз хәлдә, куллары белән капшап, кармап, сәке кебек нәрсә эзләп тапты ---. Г.Гыйльманов Кармап алу Тиз генә кармау.Кәрим урынына чүгүгә, янында утырган Мәҗит аның кулын кармап алып, нык кына кысып куйды. Ф.Сафин Кармап тору Гел кармау |