КАРМАЛА’У ф. Озаклап һәм дикъкать белән капшау, кармау. Тыңлаусыз бармакларым белән эчке келә очын элмәк тишегенә кармалап керттем. Ә.Гаффар. Еллар аша бардык сөртенеп: Табан белән җирне кармалап. Б.Рафиков. Ногман ялгыз карама төбеннән кармалап ботаклар җыйды. М.Хуҗин Кармалап алу Тиз арада кармалау Кармалап карау Белергә теләп кармалау; кармаланган итү.Назимов уң кулын сузып капшана башлады. Янында кемдер ята. Ул аның күкрәген, йөзен кармалап карады. Г.Әпсәләмов Кармалап тору Даими яисә әледән-әлекармалау; сөйләү моментында кармалау Кармалый башлау Кармаларга тотыну. Караңгыда берни күрмәсәм дә, әле бер, әле икенче якка сузылып, әйләнә-тирәмне кармалый башладым. С.Сабиров. Сания, таянырга иңнәр эзләгәндәй, бармаклары белән шома диварны кармалый башлады. Р.Рахман Кармалый төшү Тагын дакармалау. Аякларны җайдак кебек аерып куеп, таныш бүрәнәләрне кармалый төшкән җайга, угрыны су эчендә зарыгып, пешеп яткан тал чыбыгы каршылый. Т.Галиуллин |