КАРМАЛАНУ ф. Кул белән капшап эзләнү. Нәзыйфә торып утырды, киемнәрен табып киде. Аннан соң кармаланып мич янына килде һәм итекләрен эзли башлады. Ф.Зариф. Васильев акрын адымнар белән стенадагы Татарстан картасы янына килде, бармагы белән салмак кармаланып, Актайны эзләп тапты. А.Вергазов. Гөлсинә, яланкуллап, әүвәлге чәчәкле болын печәне боткасында ни рәвешле кармаланып торганнан соң: – Карале, Рәҗәп! Инә кергән булган икән ---. Ә.Гаффар

Кармаланып тору Хәзер карамалану; әледән-әле яисә даими кармалану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә