КАРМАК и. 1) Очы ыргактан гыйбарәт балык тоту җайланмасы. Малайның бер кулында кавырсын, икенчесендә җепкә тагылган ике кармак күренә. Г.Ибраһимов. Өч классташыбыз балык тотарга һәвәсләр икән. Кармак, нечкә капрон җеп алып килгәннәр. Л.-Х.Таналин. Ул арада Расих та кармагында шома һәм матур кызылканат тартып чыгарды. Ф.Яхин 2) Озын саптан һәм шуңа беркетелгән кармаклы (1 мәгъ.) озын җептән гыйбарәт булган балык тоту коралы. Өй түбәсеннән абыйның зур кармагын алып төштем. Ике шырпы кабы суалчан җыйдым да Ыкка киттем. Г.Мөхәммәтшин. Бакчаның уртасында шактый зур ясалма күл бар – балаларның кайбер һәвәскәрләре кармак салып, балык тотарга өметләнәләр, күзләрен дә йоммый, суда йөзгән тәтәлнең суга батканын көтәләр. Л.-Х.Таналин 3) Кармак (1 мәгъ.) формасындагытимер ыргак, эләктергеч. Бөти тауның башына менеп булмый кармаксыз. Җыр. Дәү, биек кранның угы очындагы трос кармаклары, җилдә тибрәнеп, буш килеш һава сөзәләр. А.Гыйләҗев ◊ Кармакка кабу Нинди дә булса хәйлә-мәкергә алдану. Бераз җырладым да: – Их, гармун да булса иде! – дип туктап калдым. Арапиян капты бит кармакка ---. Н.Әхмәдиев. Кармакка каптыру Кемне дә булсаберәр төрле хәйлә-мәкер белән алдау. Кармакка төшерү Нинди дә булса хәйлә-мәкер белән кемне дә булса үз ихтыярыңа буйсындыру яки кемгә, нәрсәгә булса да ия булу. Сиңа ышаныч юк, Сабирҗан абзый, берәр тол хатынны кармакка төшерергә чамалап йөри торгансыңдыр. Ф.Хөсни. Кармакка эләгү к. кармакка кабу.Әтрафтагы нәрсәләрнең бик күбесенә бик шөбһәле күз белән карап өйрәнгән карт бу кармакка эләкте ---. Ф.Әмирхан.[Рәфис] --- яланың авторы Шәмсүн икән дип уйлап куйды. Ләкин ни өчен Гөлфинур бу кармакка эләккән? А.Вергазов.Кармакка эләктерү к. кармакка каптыру.Колак торырлык сүз ычкындырып, тыңлаучыларны кармакка эләктергәч, Шапырай карт хикәясен өзә. М.Хәсәнов. Кармак салу Берәр төрле файда һ.б.ш. өмет итеп, нинди дә булса хәйләгә керешү |