КАРМАВЫЧ и. 1) Кайбер түбән төзелешле хайваннарның (бөҗәкләрнең, кыслаларның һ.б.ш.) кармау һәм капшау, шулай ук тотып алу хезмәтен үти торган алгы әгъзасы. [Икекапкачлыларның] Мантия җыерчалары алгы, арткы һәм корсак ягында салынып тора, анда кайчак кечкенә кармавычлар, хәтта күзләр үсәргә мөмкин. Биология. Әкәм-төкәмнең башында бер пар кыска һәм бер пар озын кармавычлар була. Зоология 2) тех. Шул әгъзага охшаган җайланма. Әкиятләрдәге коточкыч зур кыслага охшаган тали блогы, кармавычлары белән эләктереп, торбаның аргы башын югары күтәрде. Г.Ахунов |