КАРЛЫГУ ф. Кемнең дә булса тавыш ярыларына көч килү яки салкын тиюдән тавыш үзгәрү. Аның да күзләре канлы, тавышы карлыккан, үзе анда йөгерә, монда йөгерә, шул бозык гырылдавыклы тавыш белән бертуктаусыз акырына ---. Г.Ибраһимов. Минем тавыш беткән, карлыккан; Ә җырлыйсым килә шашып-шашып, Тәбрик итеп язлы көннәрне! М.Җәлил. Карт полковник, карлыккан тавыш белән кычкырып, гаскәриләргә команда бирде. Ш.Камал Карлыга башлау Беразкарлыгу. Асаф та карлыга башлаган икән, – кычкырып бетерүенә җир селкенеп алды, болардан дүрт йөз метрлар чамасы алда балчык баганасы күтәрелде. М.Мәһдиев Карлыга бару Торган саен ныграк карлыгу Карлыга төшү Тагын да ныграк карлыгу; бераз карлыгу. [Гафиятулла бабай] абзар ишекләре янында туктады һәм, башын эчкә тыгып, бераз карлыга төшкән тавыш белән кычкырды: – Газинур улым, син биредәме? Г.Әпсәләмов Карлыгып бетү Тәмам, бик нык карлыгу. Кычкыра-кычкыра тамагым карлыгып бетте. Ай-һай, бу хәтле дә йөгәнсез булыр икән хатын-кыз дигән халык! И.Салахов Карлыгып тору Даими яки әледән-әле карлыгу; карлыккан хәлдә булу |