КАРЛЫГАЧ и. 1. Чыпчыксыманнар отрядыннан бик җитез оча торган, аксыл түшле, икегә аерылып торган кара койрыклы кош. Алып чыга шәһәр өсләренә Уйнаклатып карлыгачларны ---. Х.Әюпов. --- үз-үзләрен тотышлары белән сокландыра, яраттыра торган кошлар ул карлыгачлар. Ә.Хәсәнов. Карлыгач аксыл түшле, очлаеп килгән тар озын кара канатлы, сәнәк сыман аерылып торган койрыклы була. Т.Шакирова 2. с. мәгъ. Кыйгачланып торган кара матур каш яки мыек турында. Үлчәүдә эшләүче карлыгач мыек Шәмәрдән абзый – әле ир уртасына да җитмәгән бер кеше. Ф.Хөсни ◊Карлыгач койрыклы Астан икегә аерылып торган арт чабулы. Кәбир әфәнде карлыгач койрыклы фрак өстеннән яшелле-кызыллы буй-буй чапанны җилбәгәйгә җибәреп киеп алган. Ә.Фәйзи |