КАРЛЫГАНЛЫК и. Кыргый карлыган куаклары күпләп үскән урын. Ярларының көнчыгышка караган өлеше – атлап керергә сагайта торган урман-чытырманлык: миләшлек, шомыртлык, карлыганлык. Ә.Хәсәнов. [Нигъмәтҗан] Карлыганлыкта туктады, дымсу яфракка битен тидерде, тәмле ис борынын йомшак кытыклап рәхәтләндерде. М.Хуҗин |