КАРЛЫГАН и. 1) Крыжовникчалар семьялыгыннан әчкелтем-баллы җимешле, бакчаларда да, кыргый хәлендә дә үсә торган куак үсемлек. Безне – бала-чаганы кызыксындырганы шул зелпе төпләрен каплаган җир җиләге, тал араларында үскән карлыган, кара бөрлегән була иде... М.Әмир. Бакчада бик күп җиләк-җимеш агачлары һәм куаклары: берничә төп алмагач, груша, слива, чия агачлары, кызыл һәм кара карлыган куаклары үсеп утыра. Ф.Хөсни. Урманнарда җиләк-җимеш үсә, берничә гектарга җәелгән чиялекләр, карлыган һәм балан, шомырт һәм бөрлегән куаклары каплаган әрәмәлекләр. М.Юныс 2) Шул куакның кара, кызыл һәм башка төсләрдәге әчкелтем сусыл җимешләре. Хәзер карлыганның өлгергән мәле. Ә ул – С витамины «келәте», температураны төшерүче «дару». Карасы да, кызылы, агы да бердәй файдалы. Ватаным Татарстан |