КАРЛЫ’-БУРАНЛЫ с. Карлы һәм буранлы; кар яуган һәм буран бураган. Яңгырлы-болытлы көз, аның артыннан карлы-буранлы каты кыш үткән: минем баштан әллә ничаклы хәлләр кичкән, ләкин Зәңгәр Чишмә аз гына да үзгәрмәгән. Г.Ибраһимов. Җитмәсә кышның иң яман, карлы-буранлы көне. Ф.Яхин. Карлы-буранлы кыш кына араларын өзебрәк тора – менә бер атналап инде очрашканнары юк. Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә