КАРЛЫ с. 1) Кары булган, карга буялган, кар каплаган. Башкалар һәммәсе дә җиргә ташландылар, ертык капчыкка тыгылдылар, каушап, калтырап, карлы бәрәңгеләр белән авызларын тутырдылар, дөньяларын онытып, йотлыгып ашарга атылдылар. Г.Ибраһимов. Әни, мескен, мине исергән дип уйлап, башыма карлы чүпрәк китереп куйды. А.Шамов

2) Кар явып торган. Әллә нинди карлы, яңгырлы, болытлы көннәр килә. Г.Ибраһимов. Тәрәзәгә карлы җил каты итеп бәрелә, өй диварларын селкетә, улый. З.Зәйнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә