КА’РЛИК и. рус сөйл. 1. 1) Кәрлә кеше. Сукыр һәм чукрак батырны карлик та җиңә. Г.Әпсәләмов 2) күч. Вак табигатьле, көчсез характерлы кеше. Ләкин синең кебек генийларны да мескен карликка, аяк астындагы чүпкә әйләндерерлек көчнең барлыгына ышанмый идем мин. Г.Иделле 2. с. мәгъ. Кәрлә булган. Лихтенштейн дигән бер ил бар. Карлик ил. Р.Миңнуллин |