КАРЛАНУ ф. Кар белән каплану, кар астында калу; карга бату, карга буялу. Һәр җир карланган, Сулар бозланган, Уйный җил-буран. Г.Тукай. Станциядән ерак түгел диптерме, аның [Кадергөл агайның] карланган гәүдәсен өенә түгел, ә кызының йортына алып киләләр. Ш.Янбаев Карлана бару Акрынлапкарлану Карлана төшү Торган саен тагын да ныграккарлану Карланып алу Берникадәр вакытка гынакарлану Карланып тору Даими яисә әледән-әлекарлану; карланган булып күренү |