КАРКЫЛДА’У ф. 1) Кар-кар итү, кар-кар кычкыру. Ялгыз карга каркылдап яу китермәс. Мәкаль. Карга каркылдап яз ясый алмаган кебек, бүре улаганга гына кыш та килми. Ф.Яруллин. --- кошлар, ни гомер ямьсез каркылдап, Әхмәтҗан өе өстендә бөтерелделәр, аннан ояларына әйләнеп кайттылар да тынып калдылар. Р.Рахман

2) күч. Ачулану, тиргәү (гадәттә сөйләүчене, аның әйткән сүзен өнәмәгәндә, ошатмаганда әйтелә). Аңа берьюлы өч-дүрт яктан ачуланып кычкырдылар: – Хәерлегә юра! Бәла чакырып каркылдама! Р.Мулланурова

Каркылдап алу Берникадәр вакыт каркылдау; бераз каркылдау. Карт каргалар шыпырт оча, бакчага мыштым гына төшә. Каркылдап алган чаклары – бала очырганда. Ш.Галиев. --- тал башындагы карга көтүе, зират каргаларына охшатып, дәррәү каркылдап алды. Р.Вәлиев

Каркылдап җибәрү Кинәт каркылдау.Карга каркылдап җибәрә дә, сыр җиргә төшә, төлке аны эләктереп кача. Т.Миңнуллин

Каркылдап йөрү Гел, һәрвакыт каркылдау.[Әхмәтҗан] Каркылдап йөрмәсә дә, Карга дигән кушамат йөртте. Ә.Гаффар

Каркылдап кую Бер генә тапкыркаркылдау; кинәт каркылдау. --- төп башындагы карга борынын күтәрә-күтәрә каркылдап куйды: «Кар-р-р-р, кар-р-р-р...». Н.Хәсәнов

Каркылдап тору Берөзлексез, бертуктаусызкаркылдау. Ихлас шулай! Кемнәр, бөтен юньле эшкә кара пичәт басып: «Хәрам, хәрам, хәрам!» – дип каркылдап тора? Г.Бәширов

Каркылдап утыру Каркылдау хәлендә булу; әле, хәзер каркылдау. «Каркылдап утырудан файда юк, ятьмәдән ничек котылу ягын уйларга кирәк», – дигән сыерчыклар. Әкият. --- ялгыз өянкедә бер карга каркылдап утыра анысы. Г.Бәширов

Каркылдый башлау Каркылдарга тотыну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә