КАРКАС и. ит. 1. 1) Бина, корылма яки ниндидер эшләнмәнең бөтен конструкцияне тотып тора торган эчке төп кысасы. Эх-ма! Каркас өстендә йөрүче монтажчыларга исе китеп онытыла язган. Ф.Абдуллин. Скульптор да, рәссам да кеше анатомиясен шәп белергә тиеш. Шунсыз каркаска «ит кундырып» булмый. Ш.Галиев. [Марат:] Җиһаз түгел, скульптура дияр идем мин [җырчыны], Сөмбелә. Материалың бар, образ бар, каркасың әйбәт... К.Кәримов

2) Нинди дә булса эшләнмәләрнең күпчелек очракта тимерчыбыктан булган каты нигезе. Беренче тукталыш Татарстан – Ульян арасында. Чикне белгертеп, буяулары кырылып беткән тимер каркаска Татарстан флагы белән гербы менеп кунаклаган. Н.Гариф

2. с. мәгъ. Агач яки металл каркастан (1 мәгъ.) тиз вакыт арасында төзелә торган. Министрлар Советы 1970 еллар уртасында Язучылар союзына өч җыелма каркас йорт һәм аларны урнаштыру өчен акча бүлеп бирү карарын чыгарды. Л.Хәмидуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә