КАРИКАТУ’РА и. ит. 1) Кемне, нәрсәне дә булса мәсхәрәләп, көлкеле итеп төшерелгән сурәт, рәсем. 1910 елда «Ялт-йолт» журналының җиденче санында Сабирның «Дилбәр» шигыренә «Шагыйрьләребез тәусыйфе (тасвиры) буенча матур кыз» дигән пародия-нәзыйрә басыла һәм карикатура белән иллюстрацияләнә. Р.Ганиева. «Яшен»дә аның «Нашир әфәнде» дип исемләнгән рәсем-карикатурасы бар. Х.Миңнегулов 2) Сәнгатьнең башка жанрларында шундый характерда иҗат ителгән әсәр. Сюитаның икенче бүлегендә безгә Ключарёв авылдагы яшьләр җыенын бирә. Шул ук вакытта автор бик оста гына музыкаль карикатуралар эшләп керткән. М.Җәлил 3)күч. Берәр чын нәрсәгә охшатырга тырышып та бик кимчелекле, көлкеле килеп чыккан предмет, күренеш. Кинодагы Сабан туе Сабантуй түгел ул, мәсхәрә ул, карикатура. Г.Ахунов |